Төп бит | Регистрация үтү | Керү | RSS | Среда, 24.04.2024, 03:37 |
Наласа урта мәктәбе | |
Сәләмлибез Сезне Гость |
|
февраль27.02.2011 "Мәктәп администраиясе һәм профсоз комитетының хезмәтне саклау буенча хезмәттәшлеге" темасы буенча безнең мәктәптә профсоюз оешмасы җитәкчеләре семинары булды. 5 укытучы ачык дәрес күрсәтте. Зарипова Резеда - француз теленнән; Шагисламова Гөлназ - татар теленнән; Сабиров Мөнир - технологиядән; Сафиуллин Илшат - химиядә; Габдрахманов Камил - ОБЖ.
10.02.2011 Арчада рәсем ясау һәм шигырь сөйләү конкурсында Насыйбуллина Камилә 2 урынга лаек булды. 06.02.2011 Арчада грек-рим көрәшендә безнең мәктәп укучылары призлы урыннар яулап алып кайттылар. Шәрәфиев Хәсән - I урын. Галиев Рәис - I урын. Лотфуллин Газиннур - I урын. Юнусов Рәмис - II урын. Гилязов Илнур - III урын. Галимзянов Айрат - III урын. Район буенча Наласа командасы III урынны яулады. Афәрин егетләргә!!! 06.02.2011 Габделхай Гиниятович призына чаңгы ярышлары булып узды. Мәктәптән Лотфуллина Динә, Төхфәтуллин Илфат һәм 4 укучы барды. Төхфәтуллин Илфат 3 нче урынны алды һәм грамота белән бүләкләнде. 04.02.2011 Казан утлары журналы белән таныштыру өчен Алмаз Хәмзин һәм Галиуллин Рөстәм Госманович кунак булып кайтты. Алия Хәмзинә моңлы матур тавышы белән укытучыларның, укучыларның куңелен яулады. Һәр укучыга бүләккә Казан утлары журналын тараттылар.
02.02.2011 Габдулла Тукайга 125 ел туу уңаеннан мәктәптә шигырь конкурсы узды. 1 - 11 нче класс укучылары актив катнаштылар. Коллектив тарафыннан иң яхшы шигырь сөйләүчеләр сайлап алынды. 2 класс укучсы: Исмәгыйлев Раил. 5 класс укучысы: Гарипова Фирүзә. 7 класс укучысы: Насыйбуллина Камилә. 10 класс укучысы: Галиуллина Алсинә. |
|
Copyright MyCorp © 2024 |
Бесплатный конструктор сайтов - uCoz |